6 августка Татарстанда 1295 мең тонна ашлык сугылган

2011 елның 6 августы, шимбә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы каралды.
“Кешеләрне һәм техниканы урып-җыюга мобилизацияләргә кирәк”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, моның өчен барлык кирәкле ресурслар һәм ягулык-майлау материаллары бар.
ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында уракның киң колач ала баруын җиткерде. Бүгенге көндә кырларның дүрттән бер өлешендә игеннәр урылган, барлыгы 1,3 млн. тонна ашлык сугылган. Уңыш гектарыннан уртача 31,3 центнер тәшкил итә.
“Уракны оптималь вакытта тәмамлау өчен, тәүлек саен бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар мәйданының 4 процентында уңышны җыю бурычын куйдык. Соңгы атнада мондый ук җитештерүчәнлеккә ирешмәдек әле. Урыннарда эшне оештыру дәрәҗәсе төрле. Кайдадыр бөтен көч уракка бирелгән булса, кайдадыр әле урып-җыюга керешеп кенә киләләр”, -дип белдерде министр.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, сугылган ашлык күләме буенча иң зур күрсәткечне Әлки районы бирә – 64 мең тонна. Нурлат районында – 52 мең тонна, Алексеевски, Минзәлә һәм Сарман районнарында - 45 шәр мең тоннадан артык. Бер гектардан алына торган уртача уңыш буенча, елдагыча, Актаныш районы лидер. Биредә гектарыннан 42,5 центнер уңыш чыга. Нурлат районында бу күрсәткеч – 40 центнерга якын, Апас, Кайбыч, Зәй районнарында – 35 әр центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International