Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясендә катнашты

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясендә катнашты.

Чара Нурлат муниципаль районында М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә узды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә.

«Татарстанда бик күркәм традиция бар – без балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов гиназия укытучылары һәм укучыларына. – Һәр гаилә мөмкин булган кадәр ярдәм итә ала. Әлбәттә, төрле гаиләдә тормыш дәрәҗәсе төрлечә, әмма бөтен балалар да мәктәпкә яхшы әзерләнгән булырга тиеш. Шуңа да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе бик кирәкле һәм аңа балалар мохтаҗ. Бу акциядә катнашкан һәркайсыгызга рәхмәт, - бу бизнес вәкилләре дә, башка оешмалар да».

Татарстан Президенты искәрткәнчә, быел республикада 47 меңнән артык беренче сыйныф баласы була. Ул ассызыклаганча, 9 меңнән артык бала ярдәмгә мохтаҗ – бу күп балалы гаиләләр дә, инвалид балалы гаиләләр дә, башка категория гражданнары да.

«Беренче сыйныф балаларыннан кала, тагын 10 меңгә якын укучы 2-11 сыйныфларга бара һәм алар да ярдәм көтә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе һәм шәһәрдә, һәр торак пунктта уза һәм бик кирәкле».  

«Без, гомумән, мәгариф системасына җитди игътибар бирәбез, - диде Татарстан Президенты. – Белем бирү системасын реформалау эше бара, балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтау алып барыла, мәгариф учреждениеләрен иң заманча җиһазлар белән тәэмин итү дә алып барыла. Республикада ресурс үзәкләрен төзүне дә дәвам итәбез – шуларның берсе Нурлатта һәм без аны бүген карадык. Төп байлыгыбыз – кешеләр, без балаларга, үсеп килүче буынга бирә торган белем, һөнәрләр киләчәктә безнең төп байлыгыбыз булачак».

Татарстан Президенты барысын да якынлашып килүче яңа уку елы белән дә котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International