Рөстәм Миңнеханов: "Бердәм Россиягә" яңа амбициоз максатлар куярга кирәк

2011 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Алабугада алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча гомумхалык праймеризының соңгы процедурасы узды.
Бөтенроссия халык фронтының төбәк координация советы оештыручысы, “Бердәм Россия” партиясе рәисе Владимир Путинның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Василий Логинов вәкилләр һәм праймеризда катнашучыларны тавыш бирү процедурасы һәм регламент белән таныштырды.
“Бөтенроссия халык фронты – РФ Хөкүмәте һәм “Бердәм Россия” партиясе рәисе Владимир Путин тәкъдиме белән оештырылган иҗтимагый оешмалар коалициясе ул”, - диде В.Логинов үз чыгышында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” партиясе һәм Бөтенроссия халык фронтының үз эшчәнлекләрен арттыруын билгеләп үтте. “Бердәм Россия”нең күп кенә программалары инде гамәлгә ашырылуы хакимият партиясен башка партияләрдән аерып тора. Шуның ачык бер мисалы – бүгенге праймериз партия программасы буенча төзелгән җиңел атлетика манежында уза. Калган партияләр дә активлашты, әмма аларның программалары, нигездә, тәнкыйтькә корылган.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда хакимият эше нәтиҗәлелегенең төп критерие – халыкның тормыш сыйфаты, ә аны арттыру – республика җитәкчелегенең төп максаты.
Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстан эчке төбәк продуктының күләме буенча Россиядә 5-6 нчы урынны били, башка күпчелек төп күрсәткечләр буенча да ул лидерлар унлыгында.
Татарстан алдында 2016 елга сәнәгать продукциясе күләмен 2 триллион сумга җиткерү, шулай ук якындагы 20 ел дәвамында ел саен 30 миллион тонна нефть чыгару бурычы тора. “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы эшләтеп җибәрү-көйләү стадиясендә, ул елына тагын 7 миллион тоннага якын углеводород чималын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, машина төзелешендә “КАМАЗ” лидерлыкны бирми, «Ford-Sollers» уртак предприятиесе Татарстанда зур проектны гамәлгә ашрырга ниятли, ул Алабуга районында урнашачак. Татарстан автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерү буенча да Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе булачак. ТР Президенты фикеренчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасын да зур киләчәк көтә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту процессында сыйфатлы азык-төлек бик мөһим урынны били. Аның фикеренчә, читтән кайтарылучы продуктлар һәрвакытта да сыйфатлы түгел. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерергә кирәк. Бүгенге көндә республикада гаилә фермалары төзү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә җитди игътибар бирелә.
“Төп нигез – безнең кешеләребез, белемле гражданнар”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шунлыктан, аның сүзләренә караганда, мәгариф өлкәсенә җитди игътибар бирергә кирәк. Әлеге уңайдан ул Татарстанда мәгарифне модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуын искәртте. “Югары квалификацияле кадрлар – безнең өстенлегебез”, - дип өстәде ул.
Президент фикеренчә, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Республикада спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле барлык шартлар да тудырыла.
Бүген ТР Хөкүмәте әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, район башлыклары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре үзләренә бирелгән вакыт дәвамында үз эшчәнлекләре хакында сөйләде.
Праймериз процедурасы төгәлләнгәннән соң 6 нчы чакрылыш РФ Дәүләт Думасына кандидатлар күрсәтү буенча федераль партия исемлегенең төбәк төркеме формалаштырылачак.
Иң элек республика хисап комиссиясе утырышында барлык кандидатларның соңгы рейтингы исәпләнәчәк. Алга таба Бөтенроссия халык фронтының төбәк координация советы утырышында Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген (ул “Бердәм Россия”дән федераль партия исемлегенә керәчәк) раслау күздә тотыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кичә федераль партия исемлегенең төбәк төркеменә Татарстаннан ким дигәндә 20 кандидат керәчәгенә өмет белдерде.
Искәртеп үтәбез, кичә Байлар Сабасында 14 праймеризның 13 нчесе узды.
Татарстанда праймеризда катнашучылар өчен 14 мәйданчык булдырылган. Кандидатлар исемлегендә 117 кеше бар. Праймеризда катнашучы һәркем ким дигәндә биш мәйданчыкта чыгыш ясарга тиеш. Һәр мәйданчыкта 40 кандидат 300 сайлап алучы алдында чыгыш ясый. Сайлау комиссиясенә барлыгы 4200 вәкил (сайлап алучы) кертелгән. Праймеризда катнашучылар һәм сайлап алучылар исемлеге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы һәм Бөтенроссия халык фронтының төбәк координация советы тарафыннан формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International