Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа йорттан фатир алучыларны өй туйлары белән котлады

2011 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугага эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән күпфатирлы йортны файдалануга тапшыру уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты, шулай ук 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты.
Нечаев урамы, 16А адресы буенча урнашкан 328 фатирлы йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Йортның беренче чиратында кешеләр яши инде, бүген тагын 150 фатирда өй туйлары узды.
Татарстан Президенты яңа йорттан фатир алучыларны өй туйлары белән котлады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йорт һәм яшәү мохите һәр кеше өчен зур әһәмияткә ия. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, Алабугада яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. “Алабуга тагын да матурая, яңа парклар, йортлар төзелә, яңа эш урыннары барлыкка килә”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Р.Миңнеханов фикеренчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасының да яхшы үсеш перспективалары бар, бу Алабуганың алга таба да чәчәк атачагы хакында сөйли.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, торак төзелеше ТР җитәкчелеге эшендә төп өстенлекләрнең берсе булды һәм шулай булып калачак та, республикада ел саен төрле программалар буенча 10-11 мең фатир төзеләчәк. Татарстан башлыгы өй туйларын билгеләп үтүчеләрне тәбрик итте һәм яңа фатирларның берсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International