Казанга РФ эчке эшләр министры килде

2011 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Казанга эшлекле визит белән РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. "Казан" халыкара һава аланында аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Алексей Селивановский, Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Рафаил Гыйльманов каршы алды.

Иртәгә Рәшит Нургалиев IT-паркка барыр, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының шәхси составы белән киңәшмә үткәрер, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының белгеч-криминалистика үзәген ачу тантанасында катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International