Бүген Татарстанга эш визиты белән килгән Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев югары технологияләр өлкәсендәге «IT-парк» технопаркында булды. РФ эчке эшләр министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Рәшит Нургалиевка IT-паркны тәкъдим итте. Бизнес-инкубаторда Россия эчке эшләр министрына биредә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим иттеләр.
Рәшит Нургалиев “Автодория” юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеотеркәү буенча инновацион система проектын югары бәяләде. Россия эчке эшләр министры яңа системаны сынау тәртибендә куллану мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәшит Нургалиевның игътибарын РФ Финанс министрлыгының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җыелган штрафларны федераль бюджетка җибәрүгә бәйле инициативасына юнәлтте. Республика башлыгы бу очракта юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау чыганакларының югалачагына, кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда булдырылган юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын видеотеркәү системасының юкка чыгу ихтималына карата борчылуын белдерде. “Без кагыйдә бозучылардан җыйган акчалар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Рәшит Нургалиев Татарстан Республикасы электрон документлар әйләнеше системасындагы яңалыклар белән танышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, документлар әйләнешендә кулланылучы мәгълүматны саклау алымнары Федераль иминлек хезмәте тарафыннан сертификатлаштырылган.
РФ эчке эшләр министрына шулай ук Татарстан Республикасы ашыгыч оператив хезмәтләренең эшен координацияләү буенча «ГЛОНАСС+112» системасы тәкъдим ителде.
Искәртеп узабыз, бүген Россия Федерациясе эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “Булгария” теплоходында һәлак булучыларны искә алды.