Рәшит Нургалиев белән Рөстәм Миңнеханов Экспертиза-криминалистика үзәгенең “өй туе”нда катнашты

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының личный составы белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Нургалиев катнашты. Аннары алар Экспертиза-криминалистика үзәге бинасының рәсми ачылышына килде. Югары җитәкчелекне ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногуманов, ТР буенча эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Алексей Селивановский, министрлык җитәкчелеге озатып йөрде.

РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында иң зурлары саналган 8 Экспертиза-криминалистика үзәге бар, шушы исемлектә Татарстанныкы техник үсеш дәрәҗәсе ягыннан әйдәп баручылар рәтендә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән соңгы урында тора, тагын тирә-күршедәге республикалар һәм өлкәләрнең 5есенә хезмәт күрсәтә. Бүген “өй туе” үткәргән Экспертиза-криминалистика үзәге Казанның Киров районындагы Беренче май ур., 23 адресы буенча урнашкан бик шәп ремонт ясалган 5 катлы бинаны били. Анда 2005 елга кадәр республиканың Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) идарәсе, 2010 елга кадәр Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) эшләсә, инде хәзер Әнәс Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге Экспертиза-криминалистика үзәге Зур Кызыл урамыннан күченеп, иркен шартларда хезмәт елъязмасын дәвам иттерә.

Хезмәттәшләренең шатлыгын уртаклашып, аларны шушы вакыйга белән котлаган Рәшит Нургалиев, бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгын модернизацияләү эшләре бара, һәм экспертларга ихтыяҗ зур, дип белдерде. Армия генералы моны җинаятьләр катлаулана бару, җинаятьләрне җитди рәвештә документлау таләп ителү белән бәйләп, шундый шартларда экспертларның роле арта гына, диде. “Җинаятьләрне кисәтү, аларга аркылы төшү юнәлешендә бергә башкарган гамәлләрнең нәтиҗәләре квалификацияләнер, конкрет җинаять эшләре кузгатканда нигез булыр һәм гаеплеләрне җавапка тарту буенча суд карарларында урын алыр”, - диде министр һәм үзәккә дигән “ВАЗ-21074” автомобиле ачкычларын үзәк башлыгы полиция полковнигы Әнәс Мөхәммәтҗановка тапшырды.

Татарстан Республикасы һәрвакыт инновацион төбәк булды, бүгенге үзәкнең заманчалыгы да шуның бер үрнәге, әмма бу модага буйсыну түгел, ә көн таләбе, диде тантанада сүз алган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Халыкара спорт уеннары уздырыла, форумнар үткәрелә тора, илнең башка төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән күп кеше килә. Бүген заманча технологияләрдән башка гына куркынычсызлык тәэмин итеп булмый, дип таный Президент. “Экспертиза-криминалистика үзәгенең яңа мөмкинлекләре гамәлдә республиканың куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай нәтиҗәләр бирәсенә шигем юк”, - дип, Р.Миңнеханов үзәккә компьютер техникасы алырга 200 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бинаны заман һәм үзәк таләпләренә туры китереп төзекләндерү, мебель һәм автотехника алу, эш буенча кирәгенчә җиһазлау өчен барлыгы 40 млн. сум акча киткән. Аның 5 млн. сумын РФ ЭЭМ, бинаны ремонтларга 6 млн. сумын Татарстан бюджеты капласа, түләүле хезмәтләр күрсәткән Экспертиза-криминалистика үзәгенең үзенең дә акча кертү мөмкинлеге булган. “Без бик канәгать бу хәлгә. Фәнне эшкә җигеп эшлибез, җинаятьчедән нәкъ менә без хәйләкәррәк, башлырак булырга тиеш – әлегә без өстенлектә дип әйтә алам”, - диде соңыннан журналистлар белән аралашкан ТР буенча ЭЭМның Экспертиза-криминалистика үзәге башлыгы Әнәс Мөхәммәтҗанов.

Россия ЭЭМ Экспертиза-криминалистика үзәкләрендә уртача 48 төрле тикшеренү үткәрелсә, Татарстанныкында – 51, шул ук вакытта психофизиологик (ялган детекторы), төзелеш һәм товар белеме (товароведение) буенча экспертизалар Россия ЭЭМ системасында фәкать Татарстанда гына ясала. Алга таба шушы бина янәшәсендә янгын һәм шартлату техникасы буенча лабораторияләр төзү күздә тотыла, диде Ә.Мөхәммәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International