Республикада алдагы елларга төп бурыч – азкатлы торак төзелеше күләмен арттыру

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Соңгы елларда республикада сафка бастырыла торган торак мәйданының 40-50 процентка кадәрге өлешен азкатлы йортлар алып тора. Аларның сизелерлек өлеше тотрыклы сорау тапкан технологияләр буенча төзелгән. Алдагы елларга төп бурыч – азкатлы торак төзелеше күләмен арттырып, аның өлешен 60 процентка җиткерү. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче яртыеллык йомгакларына багышланган коллегия утырышында министр Ирек Фәйзуллин шулай дип белдерде. ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган утырышта сүз быел Татарстанда социаль өлкә һәм сәнәгать объектларын үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хакында барды.
Төп доклад белән хисап тоткан Ирек Фәйзуллин искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстанда азкатлы йортлар төзелеше берничә юнәлештә - социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклар белән тәэмин итү, авария хәлендәге тораклардан күчерү кебек дәүләт программалары буенча, “Торак” федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы комплекслы төзелешләр, шәхси торак төзелеше юнәлешләрендә алып барыла. Әлеге төр йортларның төп өстенлеге - сафка бастыру вакытының аз булуында, югары сыйфатта һәм эксплуатациядә экономия булуда.
Министр ассызыклаганча, бездә кирәкле материалларның киң номенклатурасын җитештерү өчен куәтләр булу, яңа материаллар һәм технологияләр үзләштерелү азкатлы торак төзелешен үстерүдә мөһим фактор булып тора. Шәһәр-районнарда азкатлы торак төзелешен үстерү өчен төзелгән база исә аерым территорияләрне комплекслы үзләштерүне активлаштырырга ярдәм итә. “Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, халыкның 45 проценттан артыгы шәхси торакларда яшәүгә өстенлек бирә. Шул шартларда азкатлы төзелешләрнең якын һәм урта вакыттагы перспективасы ачык күренә”, - дип ассызыклады республиканың баш төзүчесе. Ирек Фәйзуллин муниципалитетларны комплекслы азкатлы торак төзелеше өчен кирәкле җирләрне резервлауга тагын да җитдирәк карарга чакырды.
“Азкатлы йортлар төзелешенннән башка республикада торак төзелеше күләмен үстерү мөмкин түгел”, - дип ассызыклады ул.
Бу фикерне үз чыгышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та куәтләде. “Киләчәктә сафка бастырылучы еллык торак күләмен 3 млн. кв метрдан арттыру бурычы тора. Моңа азкатлы торак төзелешеннән башка гына ирешеп булмачак. Һәр муниципалитетның бурычы –яңа төзелешләр, аерым алганда, заманча азкатлы тораклардан торган бистәләр үсеше өчен шартлар тудыру”, - дип белдерде Илдар Халиков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International