Татарстанда асылмалы элемтә линияләре җир асты кабель линияләренә алыштырылачак

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстанның зур шәһәрләрендә асылмалы элемтә линияләрен җир асты кабель линияләренә алыштыру эшләренең барышы турында” брифинг булды.
Татарстанда асылмалы элемтә линияләрен җир асты кабель линияләренә алыштыру буенча киң колачлы программа хакында журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанның халкы 50 меңнән арткан 9 шәһәрендә Президент күрсәтмәсе һәм ТР Хөкүмәте боерыгы нигезендә асылмалы линияләрне җир асты линияләренә алыштыру эшләре бара. Аларда асылмалы линияләрнең гомуми озынлыгы – 1860 чакрым. 2011 елның 6 аенда 117 чакрым (2010 елда – 113 чакрым) озынлыгындагы асылмалы электр линиясе җир асты линиясенә алыштырылган.
“Без аек акыл өстенлек итәчәгенә һәм операторларның билгеләнгән вакытта бу эшне башкарып чыгачагына ышанабыз. Гаммәви мәгълүмат чараларында төзекләндерү мәсьәләләре буенча тарифларны арттыру темасы шактый киң яктыртылды. Сүз белән түгел, акча белән җәза бирү – дөрес юл”, - диде Николай Никифоров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International