Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Bulgarian Aviation Group" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында яклар “Казан” Халыкара аэропортын төзекләндерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда компаниянең башкаручы директоры Пламен Атанасов, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, башка рәсми затлар һәм "Bulgarian Aviation Group" компаниясе вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында “Казан” Халыкара аэропортында "Lufthansa Technik" компаниясе катнашында ике самолетка хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән ангар төзелеше проекты тәкъдим ителде. "Lufthansa Technik Sofia" компаниясенең башкаручы директоры Бернд Фрекманн хәбәр иткәнчә, компания “Татарстан” авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итәргә һәм проектта катнашырга әзер.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады. “Техник база теләсә кайсы авиакомпания һәм аэропорт өчен бик тә мөһим. Башка авиакомпанияләрнең дә яңа ангардан файдаланачагына ышанам”, - диде Татарстан Президенты һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына проектны гамәлгә ашыру эшләрен башлап җибәрергә күрсәтмә бирде. Бүген Хөкүмәт йортында “Татарстан” авиакомпаниясе һәм "Lufthansa Technik" арасында килешүгә кул кую күздә тотыла.
Киңәшмә барышында шулай “Казан” Халыкара аэропортының яңа терминалын төзү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.