Шеньчженьда ТР исеменнән FISU әгъзалары өчен рәсми кабул итү узды

2011 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиягә күрсәтелгән ышаныч һәм Олег Матыцинны FISU ның беренче вице-президенты итеп билгеләгәннәре өчен FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) әгъзаларына рәхмәт белдерде.
Бу хакта Рөстәм Миңнеханов кичә Кытайның Шеньжень шәһәрендә Россия төбәкләреннән берсе буларак Татарстан Республикасы исеменнән FISU әгъзалары өчен рәсми кабул итү барышында белдерде. Чара «Futian Shangri-La» кунакханәсе залында узды.
Искәртеп үтәбез, 9 августта Шеньженьда FISU ның чираттагы утырышы узды, анда оешманың президенты яңадан сайланды - әлеге вазифага француз Клод-Луи Гальен билгеләнде. Россия вәкиле, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин FISU президентының беренче урынбасары булды. FISU ның элеккеге президенты Джордж Киллиан Шеньженьдагы 2011 елгы җәйге Уеннар тәмамланганчы үз вазифасында кала.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, студентлар спорты үсәргә тиеш, дип белдерде. Ул Казанда 2013 елда узачак җәйге Универсиада алдыннан тагын бер тапкыр очрашу мөмкинлеге тудырылганы өчен барысына да рәхмәтен җиткерде. “Сезнең барыгызны да Казанда көтеп калабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов, Халыкара студентлар спорты федерациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.
Үз чиратында, Джордж Киллиан 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага карата җитди кызыксыну белдереләчәгенә ихлас күңелдән ышануын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында Универсиада узганнан соң калган спорт мирасы студентлар спорты позицияләрен алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк.
Соңыннан Татарстан һәм Россиянең иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International