Рөстәм Миңнеханов 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Измир халыкара күргәзмәсе Төркиядә 1932 елдан бирле эшләп килә. Күргәзмәне оештыручылар – Төркиянең Тышкы икътисадый элемтәләр агентлыгы (DEIK), Төркия экспортерлары ассамблеясе (TIM) ярдәме белән, Төркия Икътисад министрлыгы җитәкчелегендә Измир мэриясе һәм «Измир ярминкәсе» (İZFAŞ) агентылыгы. 

Измир күргәзмәсенең максаты – Төркия икътисадына чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү, алар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, уртак предприятиеләр булдыру һәм башкалар. 2017 ел күргәзмәсенең төп темасы – энергетика.

2016 елда күргәзмәдә 1,2 миллион кеше булган, анда дөньяның 27 иленнән 400 компания катнашкан. 2017 елда партнер ил буларак Россия Федерациясе чакырылган. Россия экспозициясе иң эре күргәзмә булып тора һәм Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасындагы тышкы икътисадый багланышларны үстерүгә юнәлгән.   

Татарстан Республикасы күргәзмәдә аерым стенд тәкъдим итә, анда тәкъдир итү буенча үзәк зона, Made in Tatarstan сәнәгать кластерларын тәкъдир итү зонасы, Invest in Tatarstan инфраструктурасын тәкъдимр итү зонасы, сөйләшүләр алып бару зонасы һәм башкалар бар. 

«Без 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсендә бик шатланып катнашабыз. Татарстан Республикасын монда 30лап компания тәкъдир итә. Барыгызны да – катнашучыларны да, кунакларны да безнең экспозиция белән танышырга чакырам һәм Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе булган безнең төбәк белән хезмәттәшлек урнаштырырга тәкъдим итәм, без Төркия партнерлары өчен һәрчак ачык», – диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан экспозициясен ачып.

Күргәзмәдә республика үзенең нефть сәнәгате, нефть-газ һәм энергетика машина төзелеше, химия сәнәгате, автомобильләр төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзелеш тармакларындагы потенциалын тәкъдир итә.  Инфраструктура зонасында «Иннополис» МИЗ, «Алабуга» МИЗ, «Чаллы» ТОСЭР һәм Иннокамны тәкъдир итү өчен сенсор экраннар урнашкан, шулай ук Татарстан Республикасында уздырылучы спорт чаралары турында һәм туризм объектлары турында мәгълүмат бирелә. 

Рәсми ачылыш барышында кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары сәламләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International