Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Екатеринбургтагы Генконсулы Ву Зуй Мынг белән очрашты

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Ву Зуй Мынг белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе төбәге буларак, Татарстанның Вьетнам белән хезмәттәшлеге вакыт сынавын узган. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген хезмәттәшлекне активлаштырырга һәм икътисад, фән һәм мәгариф, бизнес өлкәсендәге багланышларны ныгытырга кирәк.

Яклар киләчәк үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Очрашуда Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы ярдәмчесе Ксения Василенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International