Рөстәм Миңнеханов Шеньчженьдагы Универсиада турында: Кытайдагы коллегаларыбыздан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз

2011 елның 12 августы, җомга

Татарстан Президенты Шеньжень каласының (Кытай) 2011 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек дәрәҗәсен югары бәяләде.
Бүген 16 сәгатьтә Уеннарны ачу тантанасы башлана. Универсида башланыр алдыннан Шеньжень белән Казанны телекүпер тоташтырды. Казандагы журналистларның сорауларына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шушы көннәрдә Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) беренче вице-президенты итеп сайланган Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин һәм РФ Президенты каршындагы физик культура һәм спорт, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида үтәчәк XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү һәм үткәрү Советы секретаре Алексей Кулаковский җавап бирде.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстан делегациясе Уеннар авылында булырга, делегацияләрне кабул итү процессы, спортчыларны һәм кунакларны ашату, медицина хезмәте күрсәтүне оештыру белән танышырга өлгергән инде. “Без Универсиада авылында эшнең оештырылуына бәйле күп кенә кызыклы якларны таптык. Кытай концепциясе безнеке белән берничек тә туры килми. Шуңа да карамастан, без көтмәгән күп кенә оештыру мәсьәләләре дә калкып чыга, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Спортчыларны урнаштыру дәрәҗәсе ягыннан безнең Универсиада авылындагы биналар уңайлырак булыр, мөгаен. Чөнки биредә, бездәгедән аермалы буларак, күп катлы биналар өстенлек итә һәм лифтлар белән дә билгеле бер проблемалар бар. Кытайда чүп-чар җыю, хезмәт күрсәтү һәм башка эшләр бик яхшы оештырылган – бу тәҗрибәне үзләштерергә кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов ашау-эчүнең һәм медиахезмәтләр белән эшнең яхшы оештырылуына аерым тукталды. “Биредә ашау-эчү мәсьәләләренә җитди караганннар, барлык ризыклар да бик сыйфатлы. Спортчылар үзләре дә моңа югары бәя бирә, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Кытайда Уеннарны яктырту өчен 2,5 мең журналист аккредитацияләнгән. Аларга эшләү өчен 33 мең квадрат метрлы гаять зур бина каралган”.
“Кытай тәҗрибәсе Казандагы Универсиадага әзерләнгәндә файдаланылачак. Биредә безнең белгечләр дә эшли – бу мондый тәҗрибәнең безнең өчен бик файдалы булуы хакында сөйли, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Кытай коллегаларын тиешенчә бәяләргә кирәк. Әзерлек дәрәҗәсе бик тә югары. Биредә күргән бар нәрсә дә зур тәэсир калдырды”.
ТР башлыгының сүзләренә караганда, ул 2011 елгы Уеннарда чыгыш ясаучы Татарстан спортчылары белән очрашырга өлгергән инде. “Кәефләре яхшы, яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International