Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышын тикшерделәр. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, барлыгы 1,7 миллион тоннадан артык азык берәмлеге әзерләнгән, бу бер баш шартлы терлеккә 27,6 тонна азык туры килә дигән сүз.
“Терлек азыгы әзерләү җәһәтеннән тынычланырга ярамый. Галимнәр фаразлаганча, 2012 елның җәендә дә 2010 елдагы аномаль эсселек кабатланырга мөмкин. Узган елгы хәлдә калмас өчен, безнең ике еллык терлек азыгы запасы булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Министр кукуруз басуларына ревизия үткәрергә күрсәтмә бирде. Аның фикеренчә, саламга да сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк.