ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бразилия Федератив Республикасына эшлекле сәфәр кыла

2011 елның 15 августы, дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов августның 15еннән алып 19ына кадәр Бразилия Федератив Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Бу Татарстан җитәкчелегенең Латин Америкасы илләренә беренче визиты.

Визитның төп максатларның берсе - Сан-Паулу һәм Рио-де-Жанейро хакимиятләре белән икътисадый, мәдәни багланышлар урнаштыру. Алар - Бразилиянең иң зур үсеш алган төбәкләре.

ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов JBS компаниясе идарә әгъзасы Маркус Пратини де Мораэс, Brasillnvest компаниясе президенты Марио Гарнеро һәм башкалар белән очрашачак.

Рио-де-Жанейрода ТР Президенты һәм аны озатучы затлар "Асу" сәнәгать-логистика үзәге эше белән танышачак. Шулай ук, Рио-де-Жанейро штаты губернаторы Серһио Кабрал белән очрашу да планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: Бразилия Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы белән бергә БРИКС илләренә керә. БРИКС илләре - дөньяның тиз үсеш алучы илләре. Бразилия - Көньяк Американың иң зур дәүләте, дөньяда исә ул мәйданы һәм халык саны ягыннан бишенче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International