Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Бразилиянең хезмәттәшлек өчен гаять зур потенциаллары бар"

2011 елның 15 августы, дүшәмбе

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов бүген Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә килеп Fundação Dom Cabral бизнес-мәктәбенең Халыкара консультатив совет эшендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бизнес-мәктәп җитәкчелеген сәламләп Татарстанны Россиянең иң зур үсеш алган төбәкләрнең берсе буларак тәкъдим итәргә мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россия сәнәгатенең иң эре үзәкләренең берсе булганын җиткерде. "Безнең кооперация өчен мөмкинлекләребез гаять зур, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. - Әлеге сәфәребез Бразилиянең бизнес-җәмгыяте белән яңа элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәм".

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Fundação Dom Cabral  бизнес-мәктәбе вәкилләрен Татарстанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International