«BrasilInvest» компаниясе президенты: “Мин Татарстанда ышанычлы эшлекле партнерны күрәм”

2011 елның 15 августы, дүшәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «BrasilInvest» компаниясе президенты Марио Гарнеро әфәнде белән очрашуы нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Бразилия арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү буенча уртак эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.

Очрашу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Бразилия Федератив Республикасына (15-19 август) эш сәфәре кысаларында Сан-Паулу шәһәрендә узды.
Яклар ике төбәкнең машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, судно төзелеше тармагы, агросәнәгать комплексы, IT-технологияләр, мәгариф һәм спорт өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Гарнеро әфәнде күздә тотылган хезмәттәшлекнең югары потенциалга ия икәнлегенә ышанычын белдерде. “Без диалог өчен ачык, - диде ул. – Мин Татарстанда ышанычлы эшлекле партнерны күрәм һәм хезмәттәшлекнең күздә тотылган һәр ноктасы буенча конкрет тәкъдимнәрне карарга әзермен”.
“Россия һәм Латин Америкасының географик яктан ерак урнашуына бәйле тискәре мөнәсәбәтне юкка чыгарырга, безнең компанияләргә яңа базарлар үзләштерүдә артык сак эш итүгә бәйле психологиядән арынырга кирәк, ул чагында без үзебезгә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачакбыз”, - дип очрашуга нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International