Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Гаиләдән дә мөһим нәрсә дөньяда юк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен олылауга багышланган тантаналы кабул итү ашында белдерде.

Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.

Чарада татарстан муниципаль районнары һәм шәһәрләреннән  гаилә катнашты. 

Кыскача музыкаль сәламләү өлешеннән соң, Рөстәм Миңнеханов чакырылган кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. 

"Без хатыным белән республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләрен ихлас йөрәктән сәламлибез, - диде Татарстан Президенты. - Гаилә кеше өчен иң мөһиме. Нәкъ аңарда халыкның рухи-әхлакый традицияләре һәм милли-мәдәни мирасы алдагы буыннарга тапшырыла". Сез күркәм балалар тәрбияләдегез, аларга Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге бәйле, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук искәрткәнчә, бүген республикада гаилә кору саны үсә бара - ярты елда 17300 пар мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә раслады. Моннан тыш, республикада бала туу саны һәм халык санының табигый үсеше күзәтелә, бу уңай күренешне сакалап калырга кирәк. 

"Татарстанда дистәләгән социаль әһәмиятле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, тораклар төзелә, перинаталь үзәкләр ачыла, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Бу бәйрәм көнендә ул һәм гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә, бәйхетле гаилә тормышы теләде. 

"Бер-берегезне саклагыз, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты кунакларга, - Гаиләләрегез бәхетле булса, Татарстан да имин булачак һәм чәчәк атачак!"

Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International