2011 елның 20 августыннан алып 20 сентябренә кадәр Татарстанда балаларның иминлеге айлыгы узачак

2011 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында балаларның иминлеге айлыгы кысаларында уздырылучы чараларга багышланган матбугат очрашуы булды.
2011 елда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының төп чаралары планы, шулай ук 2011-2015 елларда гражданнарны яклау өлкәсендә ТР халкын әзерләү буенча күрсәтмәләр нигезендә, барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә ел саен 20 нче августтан 20 нче сентябьргә кадәр балаларның иминлеге айлыгы үткәрелә. Әлеге айлыкны уздыруның төп максаты – җәйге каникуллардан соң укучыларга юлларда һәм транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерү, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр янаганда адекват реакция зарурлыгын искәртү.
Брифингта катнашкан ТР Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов “Игътибар – балалар!” бөтенроссия профилактик акциясенең икенче этабы турында сөйләде, шулай ук агымдагы елда Татарстан юлларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күрсәткечләре белән таныштырды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов белем бирү учреждениеләрендә янгынга каршы көрәш тематикасына багышланган дәресләр үткәреләчәгенә басым ясады. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, мәгариф оешмаларында сыйфатлы белем бирү максаты белән беррәттән балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү төп бурыч булып саналачак.
Брифингта шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International