Премьер-министр Илдар Халиков -МАКС-2011 авиасалонында

2011 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү өлкәсенең Жуковский каласында МАКС-2011 халыкара авиакосмик салонында катнаша. Хөкүмәт рәисен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озатып йөри.
Илдар Халиков ачык экспозициядә Ту-204СМ һәм Ту-214ОН очкычларын карады. Ульяновски авиация заводында җитештерелүче Ту-204СМ пассажир самолеты Ту-204/214 очкычларының иң заманча модификациясе санала. Махсус Ту-214ОН версиясе исә “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”ндә чыгарылган. Бу очкыч “Ачык һава” (“Открытое небо”) халыкара проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Билгеле булганча, әлеге проект күрше дәүләтләр өстендә хәрби объектларны урнаштыру буенча килешүләрнең үтәлешен инспекцияләү очышларын ясауны күздә тота.
Ту-214ОН лайнерына аэрофоторәсемгә төшерү җиһазлары урнаштырылган. Киләчәктә Ту-210ОН очкычлары хәзерге вакытта инспекцион контроль алып баручы Ту-154 һәм Ан-30 самолетларын алмаштырырга тиеш.ТР Премьер-министры лайнерның салоны һәм андагы төрле күзәтү җиһазлары белән танышып чыкты.
“Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Илдар Халиковка өйрәнүләр өчен билгеләнгән “Ансат-У” махсус вертолетын тәкъдим итте. Татарстан делегациясе шулай ук “Аэрокомпозит” ЯАҖ стенды белән танышты, Илдар Халиков компания вәкилләре белән “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшәсе” базасында композит материаллар җитештерү проекты хакында фикерләште. “Туполев” ААҖ стендында ТР Премьер-министры Ту-204СМ очкычының навигация тренажерын карады. Татарстан делегациясенә шулай ук “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе” стенды демонстрацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International