МАКС-2011 салонындаТатарстан Республикасы катнашында берничә килешү имзаланды

2011 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген МАКС-2011 халыкара авиакосмик салоны кысаларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында берничә мөһим документ имзаланды.
Килешүләрнең берсе авиация өлкәсендә икътисади-сәүдә һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлеккә кагыла. Биш төбәк арасында төзелгән бу Килешү төбәкара авиарейсларны, аэропортларны, кече авиацияне үстерүне күздә тота. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “Российская электроника” ААҖ арасында имзаланган Килешү энергия саклау технологияләрен кулланылышка кертү өлкәсендә хезмәттәшлеккә исәпләнгән. Шушы документка бәйле рәвештә, “Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ААҖ белән “Новые технологии света” ЯАҖ арасында да Килешү төзелде. Ул энергия саклау системаларының төбәк производство үзәген булдыру турында.
Документларны имзалау тантанасыннан соң “Российская электроника” ААҖ генераль директоры Андрей Зверев бу килешүләрне Россия төбәкләрендә энергия саклауны үстерү юнәлешендә олы юлның башы дип атады. Аның хәбәр итүенчә, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе үз предприятиеләренең барысын да яктырткыч диодлы яктылык чыганакларына күчерергә карар иткән. Бу 60 млрд. сумны экономияләү мөмкинлеге бирәчәк. Андрей Зверев төбәкләр ярдәменнән башка бу программаны тормышка ашырып булмаячагын, бу өлкәдә актив хезмәттәшлек алып барылган төбәкләрдә җыю производстволары төзеләчәген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International