Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков РФ һәм ТР Дәүләт бүләкләре тапшырды
2011 елның 18 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремленың вәкиллекле корпусында республикабызның төрле өлкәдә хезмәт куючы алты дистәдән артык мактауга ия кешесенә Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Мондый чарага килгәндә һәрчак дулкынлану тоясың, чөнки Дәүләт бүләге алырга килгән һәр кеше, аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары өчен ул - истә кала торган тантаналы һәм тормышында, хезмәт баскычындагы әһәмиятле вакыйганың берсе, дип сүз башлады шушы вазифаны башкару йөкләнгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков. “Татарстанда ул аеруча үзенчәлекле. Илебезнең, дөньяның төрле почмакларында Татарстан Республикасы дигән матур һәм горур исем көчле яңгырый. Мәдәният, сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм башка өлкәләргә бәйле матур гамәлләре белән мактала ул, бүген бөтен дөнья спортка бәйләп Татарстанны телгә ала. Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев, илебез җитәкчелеге казанышларны күрә һәм бәяли белә – шунысы куанычлы. Республиканың данлы исемен үзенең эш урынында корычтай коючыларның хезмәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бәяләнә”, - дип искәртте Премьер-министр һәм чит илдә хезмәт сәфәрендә булган ТР Президентының сәламнәрен һәм котлауларын Кремль кунакларына тапшырды.
ТР Хөкүмәте башлыгы И.Халиков рәхмәт сүзләренә төреп тапшырган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен алучылар арасында генераль директор һәм директор урынбасары, генераль конструктор, автомобиль йөртүче, кафедра доценты, профессор, баш табиб, рәссам, министр урынбасары, артист, муниципаль берәмлек башлыгы, режиссер, баш бухгалтер, судья, суд составы рәисе, укытучы, асфальт-бетон салу техникасы машинисты һ.б. төр һөнәр иясе, вазифа башкаручылар чакырылган.
Аерым алганда, РФнең II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале белән бүләкләгән 7 шәхес арасында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты кафедрасы доценты Рима Таишева (халкыбызның танылган җырчысы Римма Ибраһимова), “Камдорстрой” автобазасы машина йөртүчесе Марсель Бинков та бар. ТР финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра доценты һәм вокалчы Клара Хәйретдинова, рәссам Рөстәм Килдебәков, Республика клиник онкология диспансерының бүлек мөдире Илдар Әгълиуллин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының кафедра мөдире Александр Чебинев – 11 кешегә РФнең мактаулы исемнәре бирелгәннәрдән.
“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденына бары тик сәламәтлек саклау тармагы ветераны Евгений Карпухин, ә “Фидакарь хезмәт өчен” медалена 13 кеше лаек дип табылган: Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, ТР Арбитраж суды суд составы рәисе Люция Фәсхиева, Тәтеш районы башлыгы Мохәррәм Ибәтов, ТР Президентының эшләр идарәсе карамагындагы Кунак йорты инженеры Екатерина Мәксутова, “Казанский Гипронииавиапром” ЯАҖ техник директоры Сергей Лалетин һ.б.
Казан федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты белән Тел институтының кафедра профессорлары Эльвина Медянцева һәм Фаина Ратнер, Казан дәүләт технология университеты профессорлары - проректор Валерий Аляев һәм кафедра мөдире Олег Стоянов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Ольга Сафина, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры драма артисты Рәмзия Закирҗанова, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе режиссеры Нурания Җамалиева, ТР Югары суды судьясы Фидаил Вәлиев - Татарстанның мактаулы исемнәре алучы 32 кеше арасында әнә шундый мөхтәрәм затлар бар.
Шушы үзенчәлекле вакыйга белән һәркайсыгызны котлыйм, тормышыгызда ул соңгысы булмасын, иң мөһиме – иҗат итү, нидер җитештерү-булдыру алга таба да насыйп булсын сезгә, дип теләде ТР Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз