Лаеш районы – республиканың иң уңышлы үсеш алган муниципалитетларының берсе. 2019 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсеш рейтингында район 3 урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районы Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдүс Зарипов һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районында булды. Төп максаты – 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган район Советы утырышында катнашу иде.
Татарстанның Сәнгать мәктәпләре 2020 елда 106,7 млн сумга музыкаль инструментлар, интерактив такталар һәм ноталар белән җиһазландырылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта мәгълүм булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән Балалар сәнгать мәктәбен, шулай ук А.М.Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәген ремонтлау өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән шәһәре һәм районы советларының берләштерелгән утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Яшел Үзән шәһәре һәм районы Советларының уртак утырышында катнашты.
Утырыш Яшел Үзән районының 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Төп максаты – Яшел Үзән муниципаль районы һәм Яшел Үзән шәһәр Советлары утырышында катнашу иде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Җиңү паркының яңа концепциясе буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырды.
Бүген Татарстанга эшлекле очрашуга Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Татарстарн Республикасы муниципаль районнарында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендасы өчен бурычлар мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бурычларны киметү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны котлады.
15 февральдә илебез Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә.