Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында булды. Ул анда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашачак.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белән сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы турында семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул бүген республика территориясендә сәнәгатьнең төрле тармагына караган предприятиеләр урнашканлыгын искә төшерде.
“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Мидхәт Шаһиәхмәтовны тәкъдим итте. Министрлыкны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ Президенты Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Валентин Летуновский белән очрашты.
Бүген Чаллы – үсеш алган социаль һәм шәһәр инфраструктурасы булган зур сәнәгать үзәге. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы шәһәр Советының 2019 елга йомгак ясауга багышланган утырышында хәбәр итте. Анда шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Чаллы шәһәр советы утырышы алдыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышы ветераннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды.