ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстанда Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.
Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринар инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы тармагында терлек һәм кош-кортларның аеруча куркыныч инфекцион авырулары өлкәсендә вәзгыять яхшы. 2019 елның узган чорында бер авыру да теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева бүген Казанда Татарстанда беренче Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәген ачты. Ул Казан педагогика көллияте базасында оештырылган.
Алексей Песошин һәм Ольга Васильева яңа үзәкнең бинасын карадылар һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар.
Кышкы чорда татарстанлыларның яраткан балык тоту урыннарын 10 коткару посты күзәтәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр ителде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Нурлан Борамбаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Россиядә гуманитар белем бирүнең актуаль мәсьәләләре” мәгариф форумының пленар утырышы узды, ул үзенең программасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясенең күчмә киңәшмәсен һәм республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съездын берләштерде.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.