Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы елда салым чигерүләренә 9 млрд сум тотачаклар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

“Бүген гражданнар салым чигерү мөмкинлегеннән, ягъни салым өчен тотып калынган акчаны кире кайтарудан актив файдалана. 2019 елның 10 аенда республика халкы 9,1 млрд сум күләмендә салым акчасын кире кайтаруга дәгъва иткән. Бу – милеккә салым һәм социаль түләүләр. Узган ел белән чагыштырганда, шушы сумманың чирек өлешенә кадәр күбрәк”, - диде Марат Сафиуллин.

Ул Татарстанның Идел буе округында милеккә салымны җыюда лидер булуын билгеләп үтте.

Бүген барлыгы 7,3 млрд сум салымның 3,7 млрд сумнан артыгы инде түләнгән. Идарә башлыгы гадәттә соңгы атнада 1,5 млрд сумлап салым түләнүен искәртте.

Киләсе елга салым буенча бурычлар күп күчмәячәгенә ышанычын белдерде. Аның сүзләренчә, халык тоткарлап булса да, салымны барыбер түли.

Марат Сафиуллин шулай ук искәрткәнчә, узган ел 6,9 млрд сум исәпләнгән, агымдагы елга караганда 400 млн сумга кимрәк. “Бу гражданнарыбызның милке арта баруын күрсәтә”, - диде спикер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International