ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы башланды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган  брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылышы тантанасында катнашты.

Татарстан Премьер-министры барысын да бәйрәм белән – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.


30
август, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында бүгенгә 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш 30,4 ц/га. Иртәгә амбарларга 3 млн тонна ашлык салыначак. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.    

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.   


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе Ван Юнцин арасында очрашу узды.

Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килгән, чемппионат  кысаларында WorldSkills флагы Кытай вәкиләренә тапшырыла, Кытайда  WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек бара инде. 

Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.


24
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 834 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International