РФ вице-премьеры Татьяна Голикова WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе Ван Юнцин арасында очрашу узды.

Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килгән, чемппионат  кысаларында WorldSkills флагы Кытай вәкиләренә тапшырыла, Кытайда  WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек бара инде. 

Татьяна Голикова ассызыклаганча, Кытай белән стратегик партнерлыкны ныгыту Россия сәясәтенең өстенлеге булып тора.   

РФ вице-премьеры Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын әзерләү һәм оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Кытай коллегалары белән Россиядә алынган тәҗрибәне уртаклашырга әзер булуны белдерде.     

Ван Юнцин үз чиратында Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең соңгы елларда динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. «Кытай – Россиянең эре сәүдә партнеры. Үткән ел йомгаклары буенча ике арада товар әйләнеше $100 млрд – рекорд күрсәткеч», - диде ул. 

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татьяна Голикова WorldSkills Shanghai-2021 чемпионаты алдыннан остазлар әзерләү буенча уртак халыкара академия ачарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International