Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XII съездында катнашты.
Чара «Корстон» КСККда узды.
Съездны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе урныбасары Владимир Козонков ачты.
Ул хәбәр иткәнчә, 956 муниципаль берәмлектән съездга 946 кеше килгән.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 34 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рафис Борһановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү тәкъдимен расладылар. Дәүләт Советының быел уздырыла торган соңгы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Яшел Үзән”сәнәгать мәйданчыгы” инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды, анда “Моношәһәрләр үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Илья Кривогов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты.
Бу чара “Казан ярминкәсе” мәйданчыгында узды.
Алексей Песошин үзенең чыгышында республика җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән Иранның Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян рәислегендәге Иран делегациясе әгъзаларын сәламләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль дәүләт регистрация, кадастр һәм картографиясе хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.
Икенче дүшәмбедән (2017 елның 25 декабре) Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Шулай ук интернет челтәрендә туры трансляция булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы ЗАГС хезмәткәрләрен гражданлык хәле актларын теркәү органнарына 100 ел тулу белән котлады.
Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Ел спортчысы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Бүләкләү тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Казан) узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыгының уртак утырышы узды
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышның төп темасы - "Татарстан Рсепубликасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында".
Чара видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар катнашында узды.
Казанда «Пирамида» КСКда «Татар жыры» XVIII халыкара фестивале ачылды. Тантана Гүзәл Уразованың һәм Элвин Грейның үткән елның «Иң яхшы җыр» номинациясендә җиңүче «Гүзәл/Яхшы» композициясе белән башланып китте.
«Алтын Барс» бүләген тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова да килгән иде.