Алексей Песошин Татарстан буенча Росреестр идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль дәүләт регистрация, кадастр һәм картографиясе хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 2017 елда ведомство тарафыннан күчемсез милек белән 600 мең килешү теркәлгән. Моннан тыш, Татарстан буенча Росреестр идарәсе дәүләт кадастр исәбе белән бәйле 230 меңнән артык эш башкарган.

ТР буенча Росреестр хисап чорында Татарстан территориясендә җиргә бәйле 6 меңнән артык закон бозуны ачыклаган. Барлыгы ведомство якынча 7 мең тикшерү чарасы уздырган.

Моннан тыш, Росреестр җир кишәрлеген рөхсәтсез биләүнең 145 очрагын, шулай ук өч елдан артык файдаланылмаган 585җир кишәрлеген ачыклаган.

ТР буенча Росреестр филиалы директоры Ленара Мозафарова, хәбәр иткәнчә, ТР буенча Кадастр палатасы Татарстан һәм Ульянов өлкәсе арасында “ак таплар” барлыгын ачыклый.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин Росреестрда каршылыкларны бетерү өчен ведомствоара эшче төркем булдырырга кушты.

“Шулай ук ведомствоара төркемнәрне ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Төзелеш министрлыгы, шулай ук муниципалитетлар вәкилләре белән дә булдырырга кирәк”, - диде Татарстан Премьер-министры. Каршылыкларның сәбәпләрен билгеләргә, барлык конкрет очракларны карарга һәм хаталарны бетерү буенча тәкъдимнәр кертү мөһим, дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International