Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасында "Фән һәм университетлар" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кураторы Роман Шәйхетдинов Казанга эш сәфәренә килгән Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков очрашуында катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Депутатлар утырышның көн тәртибен расладылар, анда 32 мәсьәлә кертелгән.
Бүген «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында Бәшир Рәмиев (Казан шәһәре) исемендәге ИТ-паркта уза торган күргәзмәдә Иннополис Университеты стенды тәкъдим ителде. Аны төрле илләрдән килгән чарада катнашучылар, шул исәптән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та карады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә булды. Бу бүлектә булу социаль хезмәткәр көненә багышланды.
Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге К. Тинчурин урамы 3б адресы буенча урнашкан. Бинада капиталь ремонт үткәрелгән, реабилитация җайланмалары сатып алынган, төзекләндерелгән һәм койма белән уратып алынган территория бар. Хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларның төп авырулары - авыр акыл зәгыйфьлеге, тирән акыл зәгыйфьлеге, шизофрения.
Бүген «Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсешле территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышында алты инвестицион проект хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.
120 меңгә якын татарстанлы бурычлары булганга илдән чыга алмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.
Брифинг Татарстан Республикасында «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе кысаларында алиментлар түләтү темасына багышланды.
Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә программа кураторы Арина Петрова Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерү эшләренең ничек баруы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелды, алар арасында компаниянең 2023 елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Татэнергосбыт» АҖнең оештыру структурасына үзгәрешләр кертү.