Виктория Абрамченко Казанда калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды һәм ММЧ сорауларына җавап бирде

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Татарстан Республикасында калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

Исегезгә төшерәбез, Россия вице-премьеры Казанга эш сәфәренә килде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында Виктория Абрамченко объект төзелеше барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, Казанда калдыкларны энергетик утильләштерү заводы (КЭУЗ) төзелеше 2017 елда Мәскәү өлкәсендә шундый ук дүрт завод проектлары белән бер үк вакытта башланган иде.

Проектны башлап җибәргәндә, калдыкларны энергетик утильләштерүнең иң нәтиҗәле һәм киң таралган технологиясе – колосник рәшәткәсендә яндыру билгеләнгән.

Объектны карау барышында аңлатмаларны «РТ-Инвест» АҖ генераль директоры Андрей Шипелов, АГК-2 генераль директоры Василий Белосевич биреп барды.

Исегезгә төшерәбез, башта Татарстан Республикасында КЭУЗын Мәскәү өлкәсендәге объектлар белән бер үк вакытта 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырылган иде, әмма COVID-19 пандемиясе барлык объектларда төзелеш-монтаж эшләрен гамәлгә ашыру процессын акрынайтты, шулай ук Татарстан Республикасында КЭУЗ өчен җайланмалар китерү шартларын килештерү вакытын арттырды.

Бүген Казандагы объектта эшләр расланган план нигезендә алып барыла. Барлык башлангыч-рөхсәт документлары бар, төп биналарның нигезләре тәмамланган, төзелеш эшләре алып барыла.

2023 елның сентябренә объектның төзелеш әзерлеге 24%тан артык тәшкил итә.

КЭУЗның куәтен җиткерү вакыты 2024 елның декабренә күчерелә (Россиягә каршы кертелгән икътисадый санкцияләргә бәйле).

Төзелеш мәйданчыгын карап чыгу тәмамлангач, Виктория Абрамченко ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

"Без бүген «РТ-Инвест» компаниясенең объектта төзелеш барышы турында нотыгын тыңладык, - диде Виктория Абрамченко. - Компания мәгълүматлары буенча,  төзелеш әзерлеге 24-25 процент тәшкил итә. Чынлыкта, бинаны төзүгәбәйле барлык эшләр тәмамланган. Ләкин җайланмалар белән проблемалар бар. Чөнки санкцияләр басымы көнбатыш компанияләренә коммерция мөнәсәбәтләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә "РТ-Инвест" Кытай партнерлары белән сөйләшүләр алып бара. Компания белдерүләре буенча, Кытай партнерлары көнбатыш компанияләре тәкъдим иткән шул ук технологик хәл ителешләрне бирә. Ләкин без моны кабат экологик экспертиза аша тикшерергә тиеш. Мин Казан халкына ышандыра алам - башта игълан ителгән һәм экологик экспертиза үткән параметрлар бозылган очракта, без мондый завод төзелешенә юл куймаячакбыз. Димәк, параметрларның начарлануына һәм деградациясенә беркем дә юл куймаячак. Без мәҗбүри экологик экспертиза таләп итәчәкбез. Әлегә сроклар буенча сменалар бар. Аларны хәзер атау мөмкин түгел. Кытай партнерлары белән мөмкин булган җайланмалар китерү буенча сөйләшүләрне тәмамларга һәм шуннан соң инде үз вакытына кайтырга кирәк.

Илдә чүп-чарны сортларга аеру күләменең проценты турында сөйләгәндә, Виктория Абрамчекко: «Бу федераль проектның төп параметрлары «каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру», -дип хәбәр итте. Бүгенге көндә калдыкларны эшкәртү проценты узган ел белән чагыштырганда югарырак һәм 53% тәшкил итә. Димәк, Россия Федерациясендәге барлык калдыкларның яртысыннан артыгы инде кирәкле эшкәртү уза. Файдалы фракцияләрне сайлап алу һәм ябык цикл икътисады кысаларында эшкәртү барганда, утильләштерү дә бераз үсә һәм 12%тан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International