Бүген көннең икенча яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашучылар белән очрашу уздырды.
2019 ел башына Татарстанда 8 мең үзмәшгуль теркәлгән инде. Мондый теркәлүләр саны буенча республика башка төбәкләр арасында алда бара. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстанның Казан Ратушасында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Авыл хуҗалыгыда конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итүче техник модернизация турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген “ЭТО ТО, СЭР!” халыкара инвестицион форумының пленар утырышында катнашты.
Форум Түбән Каманың Халык иҗаты йорты мәйданчыгында уза (Лемаев пр.,14). Анда чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 1 меңләп кеше катнаша.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Түбән Камада “Пионер” индустриаль паркында булды.
Бүген “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды, анда компаниянең 2018 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Җыелышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген иртән Түбән Камада “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ “Этилен” заводында бензол экстракцияләү җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды.
Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.