Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
2019 елда Татарстанда янгыннар турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министры - РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда Республикасында нәселле терлекчелек турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2019 елда Татарстанда 936 күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин TIAF 5 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылышында катнашты.
Бу чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Монда Россиянең 13 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Кытай, Германия, Польша, Төркиядән 150 предприятие килгән иде.
Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген брифингта яңа инвестицион проектлар турында сөйләде.
Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
2018 елда Татарстан территориясендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәме белән 400 дән артык инвестицион проект гамәлгә ашырылды. Инвестицияләр 29 илдән кергән, аларның иң активлары АКШ, Германия, Төркия, Кытай, Нидерланд.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат муниципаль районында булды. Төп максаты - район советы сессиясендә катнашу иде.
Утырыш Нурлат муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән муниципаль районы советының хисап сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Нурлат районында булды.