Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 18 февраленнән 28 кадәр чираттагы ялда була.
Татарстан Республикасында аналоглы телевидениене агымдагы елның 3 июнендә туктаталар. Төбәктә цифрлы телетапшыруга күчү сәбәпле ниләр эшләнгәне турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сәламәтлек саклау өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барды.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика поликлиникалары һәм стационарларының медицина кадрлары белән тәэмин ителеше турында хәбәр итте - һәм муниципаль районда һәм уртача республикадагы вәзгыять.
Татарстан Республикасында 2019 программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 45 нче утырышында катнаша.
Шулай ук анда Татарснанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Шамил Гафаров катнаша.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциянең тулаем күләме 376 млрд. сум тәшкил итте, ягъни тулаем региональ продукт күәменнән 13,3 %. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате - 160 млрд. сум, авыл хуҗалыгы - 216 млрд. сум. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Коллегия утырышы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенең 2018 елдагы нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланды.
Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә зурлап үткәрелде.
Күп функцияле үзәкнең һәр офисында узган елдан башлап “Табылган документлар бюросы” эшли. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Брифинг “КФҮгә яңа хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертү турында” темасына багышланган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Кененбаев хезмәттәшлек һәм кайбер үзара эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Кыргызстан Республикасы делегациясенең Казанга эшлекле очрашуга килде.
Бүген Казанның Качалов исемендәге театрында бөек рус артисты Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан театр музе ачылу тантанасы узды.
Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук театр һәм музей җитәкчеләре катнашты.