2019 елда ТР КФҮ кабул ителгән гаризалар санын бергә кадәр калдырачак

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Күп функцияле үзәкнең һәр офисында узган елдан башлап “Табылган документлар бюросы” эшли. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

Брифинг “КФҮгә яңа хезмәт күрсәтүне  гамәлгә кертү турында” темасына багышланган иде.

“Халыкка кирәк булган өстәмә сервис буларак күп функцияле үзәкнең һәр офисында “Табылган документлар бюросы” эшли. Кешеләр кемдер югалткан яки онытып калдырган документларны якында урнашкан теләсә кайсы күп функцияле үзәккә алып килә ала. Документларны кабул итәчәкләр, исемлеккә кертәчәкләр һәм оешманың колл-үзәгенә югалту турында мәгълүмат бирәчәкләр. Документын югалткан кеше колл-үзәккә шалтыратып, үзенең югалган документы турында сорый ала”, - дип хәбәр итте Ленара Мозаффарова.

Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

Быел Казанда бер үк вакытта өч яңа “Минем документлар” офисы ачылачак – Юдино поселогында,”Салават күпере” комплексында һәм Авиатөзелеш районында, дип белдерде Ленара Мозаффарова.

“Соңгы ел ярым вакыт эчендә Казанда өч яңа офис ачылган иде, Совет һәм Мәскәү районнарында”, - дип ассызыклады ул.

КФҮ филиалларының гомуми мәйданы бүгенге көндә 16 мең кв. метрдан артык тәшкил итә. Узган ел ТР КФҮ дә 3 млн 755 мең хезмәт күрсәтелгән, бу алдагы елга караганда 7,5%ка күбрәк.

Быел татарстанлылар бер гариза язып берничә хезмәт алырга мөмкин, дип хәбәр итте Ленара Мозаффарова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International