ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.

Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Морозовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы  утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары катнашты.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатында 16 – 22 яшьлек катнашучылар арасында Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Регби федерациясе югары советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул ТР Регби федерациясен җитәкли.


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте. «Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

 

Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Казан вертолет заводында алдан сынау программасы кысаларында РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән  Ми-38Т вертолетының беренче очышы узды. Бу очышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм “Казан вертолет заводы” ГАҖ  идарәче директоры Юрий Пустовгаров күзәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International