Алексей Песошин рәислегендә ТР Инвестицион-венчур фондының күзәтчелек советы утырышы узды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Күзәтчелек советы әгъзалары ТР Инвестицион-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы берничә мәсьәләне карадылар, шулай ук 2019 елга оешманың финанс планын расладылар.

Утырыш барышында “Коры бозны грануллау һәм криоген бластинг өчен гаять зур инновацион машиналар” (“ИРБИСТЕХ” ҖЧҖ) инновацион проектын финанслау мәсьәләсе каралды.

Утырыш кысаларында ТР Инвестицион-венчур фондының Сәнәгатьне үстерү фонды программасын гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында хәбәр ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International