Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Искә төшерәбез, нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 16 мартында кул куйды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.
Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивале “Коломенское” музей-тыюлыгында узды.
Кунаклар өчен төп сюрприз итеп махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән иде.
Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 749 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 235 мең сумга 246 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр ите.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә 2018 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш күләме турында сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында узган атнада 9 кеше суга батып үлгән, бу алдагы атнага караганда 50%ка артык (6 кеше). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры РафисХәбибуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Бауржан Сартбаев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Бу чара барышында 2018 елның беренче яртыеллыгында ведомство тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш Татарстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы”өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешү төзү өчен Гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-минстры Алексей Песошин бүген Мамадыш районында булды.
Монда килүенең төп максаты- XIX республика керәшен мәдәниятенең “Питрау” бәйрәмендә катнашу иде.
Бәйрәм гадәттәгечә Мамадыш районы Җөри авылында узды.
Кытай Хэйлунцзян провинциясенең, губернатор Ван Вэньтао җитәкчелегендәге делегациясе Татарстанга килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.