ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенә эшлекле визит белән килде.

Сәфәрдә аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөри.


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 25 еллыгы уңаеннан тантанада катнашты.

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Тантананың кунаклары – Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сергей Катырин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводын истәлекле 90 еллык юбилее белән котлады.   

С.П. Горбунов ис.  Казан авиация заводының – «Туполев» ГАҖ филиалының 90 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Моннан тыш, бүген шулай ук очыш-сынау станциясенә модернизацияләнгән Ту-160М машинасы да тапшырылды.

«Заводның тарихы бай, – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Татарстанда күп еллар буена үз җитештерүен саклап калган һәм республика икътисадының флагманы булган предприятиеләр алай ук күп түгел».


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Федераль фәнни оешмалар агентлыгы Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге базасында федераль тикшеренү үзәген булдыра. Аңа элек тә Казан фәнни үзәгенә кергән институтлар гына түгел, Авыл хуҗалыгы Татар фәнни-тикшеренү институты, Агрохимия һәм туфракны өйрәнү Татар фәнни-тикшеренү институты да керәчәк. Шул рәвешле, барлыгы 7 оешма бер үзәккә берләшеп эшләячәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышында сүз барды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Казанның Совет районында тантаналы төстә Green торак комплексына беренче ташны салуда катнашты.

Яңа торак комплексы YIT — “ЮИТ Казан” фин төзелеш компаниясенең бүлендек структурасы көчләре белән салыначак. Проектка фаразланган инвестиция күләме - 3 млрд сум.

Районның Зирекле урамында төрле биеклектәге 44,6 мең квадрат метрда 1041 фатирлы 6 йорт төзү планлаштырыла. Төзелеш объектын 2019 елның III кварталында тәмамлау күзаллана.

Төзелеш өчен җаваплы оешмасы планнары буенча, Green торак комплексы составына, торак йортлардан тыш, паркинглар белән кибетләр һәм офис биналары, 140 урынга балалар бакчасы, зур балалар мәйданчыгы һәм төзекләндерелгән яр буе керәчәк.

Эш уңышлы барган очракта, торак комплексы янәшәсендә мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “WorldSkills Abu Dhabi-2017” 44 нче дөнья чемпионатында Татарстан катнашучыларын һәм призерларын котлады һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге резиденциясендә Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашты.

Бу көннәрдә республикага эшлекле сәфәр белән фин бизнесы һәм Суоминың рәсми даирәсеннән бер төркем вәкил килде.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда 2 млн 280 мең граждан милек салымы түләүчеләр булып тора. 2016 ел нәтиҗәләре буенча исәпләнгән салымның гомуми күләме 6,5 млрд сум тәшкил итә. Салымнарны 2017 елның  1 гыйнварына кадәр түләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Хальдор Топсе” Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашты. Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре һәм республика вузларының  “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлеге дәвамлы һәм системалы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International