Бүген Казанда Татарстан Республикасы көнендә татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башка мәдәният әһелләре катнашты.
Һәйкәл Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнашкан. Проект авторлары – Россиянең Атказанган рәссамы Андрей Балашов, Татарстан Республикасы халык рәссамы Асия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Атказанган архитекторы Герман Бакулин.
Россия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән без горурланабыз.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда призлы урыннар яулаган Татарстан Республикасы спортчылары белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда 2017 елгы су спорт төрләре буенча XVII дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIX җәйге Универсиадада, 2017 елда көрәш буенча дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIII Сурдолимпия җәйге уеннарында катнашкан спортчылар, спорт федерацияләре вәкилләре, тренерлар чакырылган иде.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!
Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын төзүгә, социаль өлкәдә лаеклы стандартлар һәм кешеләрнең сәясәт өлкәсендәге ирекләрен тәэмин итүгә ирештек, аларның башлангычларын хуплау һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыра алдык.
Татарстан Республикасы көне – без татарстанлылар өчен җитди бәйрәм, без һәрвакыт аны көтеп алабыз һәм бу көнне яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алырга тырышабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды.
Тантаналы кабул итү театральләштерелгән прологтан башланып китте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Чара Казанда Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында узды. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урам, 65 адресы буенча ике атаклы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомуәр Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Дөньяның танылган кинематографистлары арасында Казан мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үсә. Быелгы фестивальгә моңарчы халыкара проектларда җиңү яулаган картиналар да килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале директоры Миләүшә Айтуганова сөйләде.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Чара Иннополиста узды.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәгълүмат технологияләре белгечләре эшләнмәләре экспозициясен карады.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә Республика көне алдыннан Казанда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уза. Татарстан Республикасы Президенты тантанада катнашучыларны киләчәк бәйрәм белән котлады һәм хезмәттәге олы казанышлары өчен барысына да рәхмәт белдерде.