ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада тагын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате. «Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!​ Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.


30
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Совета Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко котлый. 

«Республика төзелү татар халкын берләштерүгә, аның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга ярдәм итте. Татарстан халкы Ватан өчен язмыш хәл ителгән вакыйгаларда катнашкан, аның рухи мирасын барлыкка китергән ата-бабаларының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары белән ихластан горурлана», - диелә телеграмма текстында. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Халык Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хуан Саньпин әфәнде белән очрашты.  

Очрашу «Казан» ХАСКда узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлыкка корыла. Илләрнең иң югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә даими диалог хуплана, Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышлар үсешенә зур әһәмият бирелә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша  Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә зуган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов KOHLER компаниясе (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. "Казан" ат-спорт комплексында узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат-спорт комплексы территориясендәге яңа спорт объектларын карады. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт минситры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов озата йөрде. 

Беренче объект «Хан» көрәш буенча спортклубы булды, ул үткән ел  республика балалар-яшүсмерләр ат-спорт мәктәбе манежының икенче катында ачылган. Клубта бокска, кикбоксингка, тай боксына һәм дзюдога өйрәтәләр.

Бүген «Том Сойер Фест - Казан 2017» тарихи мохитне тергезү фестивале тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.

Фестивальне ябу тантанасы Волков урамындагы 29 нчы йорт ишек алдында узды. Ике айда «Том Сойер Фест» волонтерлары Казанның тарихи үзәгендә дүрт йортның тышкы ягын төзекләндерделәр.

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.

Искәртәбез, Kazan City Racing автотамашасы трассасы Казанның тарихи үзәге, Меңьеллык мәйданы кырыннан уза. Гомуми озынлыгы – 800 м.

Автотамаша программасында – катнашучылар парады, индивидуаль катнашучыларның һәм командаларның күрсәтмә чыгышлары.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә багышланган чараларда катнаша. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри. 

Прогамманың беренче пункты М. Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркы булды, ул Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндерелгән.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International