Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген 2017 елның май ае нәтиҗәләре буенча ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләләренә караган киңәшмә булды.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында лидер дип танылды. Рейтинг йомгакларын бүген XXI Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында хәбәр иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эшен дәвам итте. XXI Петербург халыкара икътисадый форумының икенче көне гадәттзгечә Саклык банкының эшлекле иртәнге ашыннан башланды. Очрашуның төп темасы - 2018 ел май аеннан соң ни көтәргә? - 2018 елдагы президент сайлауларыннан соң Россиядә үсеш мөмкинлекләре турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Philips компаниясенең Россиядәге генераль директоры Арман Воскерчан белән очрашты.
Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узган очрашуда яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.
Бүген Татарстан белән Көньяк Осетия арасында үзара багланышларны үстерү өчен яхшы потенциал бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Татарстан Министрлар Кабинетында "Созвездие – Йолдызлык" 16 нчы ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгате бәйгесе җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендиатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев котлады.
Бүген Петербург икътисадый форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Илкүләм компьютер корпорациясе" ИТ-холдингы президенты Александр Калинин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Әлеге документта "Ма-3" ERP-системасын эшләү, гамәлгә кертү һәм куллануда ярдәм күрсәтү үзәген ачуны һәм Иннополиста мәгълүматларны эшкәртү үзәген ачу карала.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы арасында ниятләр турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры урынбасары - Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Виктор Олерский куйдылар.
Татарстан Республикасы һәм "Почта Банк" хезмәттәшлек турында килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Почта Банк" идарәсе рәисе - президенты Дмитрий Руденко Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаладылар. Документта республика халкына банк хезмәтен күрсәтүне җайлаштыру һәм банк инфраструктурасын үстерү каралган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә ROCKWOOL компанияләр төркеме президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. Алар "Алабуга" МИЗ территориясендәге ROCKWOOL янмый торган материаллар җитештерүче иң эре заводы эшчәнлегенә кагылышлы һәм компаниянең төбәктә алга таба үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр.