Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төркмәнстан мөстәкыйльлегенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәм чараларында республика башлыгы белән бергә Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен өчләтә бәйрәм. Узган атнада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән булса, бу атнада автомобиль транспорты хезмәткәрләре бәйрәм итә. Шуңа өстәп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы юбилее –төзелүенә 10 ел тулу да шушы көннәргә туры килде. Министрлыкның шушы узган дистә ел эчендәге эшчәнлек йомгакларына һәм перспективаларына багышланган коллегия утырышы бүген “Казан ярминкәсе”ндә ачылган унынчы “ДорТрансЭкспо” күргәзмәсе программасында төп урынны алып торды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров һ.б. катнашты.
Бүген Мәскәүдә федераль башкарма хакимият органнары, Россия субъектлары башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүнең хокукый мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды.
Бүген Татарстан парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
“Зенит-Казан” волейбол клубы – Татарстанның горурлыгы”. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчылары һәм административ-тренерлар составы белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Яр Чаллыда республика программасы кысаларында төзелгән “Бәләкәч” балалар үсеше үзәге ачылышы тантанасы узды. Күптән көтелгән вакыйга белән тәбрикләргә Ак калага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов, шәһәр мэры Васил Шәехраҗиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин килде.
“Алабуга” махсус икътисади зонасында терлек аксымы җитештерү заводын - «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖен төзү эшләре башлана. Бүген булачак завод территориясендә Татарстан Президенты катнашында тәүге таш салу тантанасы булды.
“Һәркем йөри алырлык мохит” (“Доступная среда”) федераль программасы нигезендә, Татарстан төбәк дәрәҗәсендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча сынау уздырыла торган субъектлар исемлегенә кергән. Федераль тәҗрибә проекты ике елга исәпләнгән, ә республикабызда 2015 нче елга кадәр гамәлгә ашырылачак программаның асылы турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов бәян итте.