Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Казанда БДБ илләре разведка хезмәте һәм куркынычсызлык органнары җитәкчеләренең разведка эшчәнлеге мәсьәләләре буенча XVI киңәшмәсе уза. Анда катнашучылар Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча яңа завод ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Транснефть” ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданнарда уңыш җыелган. Аграрчылар 4,2 млн тонна алык җыйганнар. Уңышлылык - 30 ц/га. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 75 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 151 мең сумлык 279 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 911 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Фәнил Әһлиуллинны тәкъдим итте.
Искә төшерәбеәз, бүген Татарстан Президенты Указы белән, Азат Хамаев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлану сәбәпле, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасыннан азат ителде.
Бүген Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны билгеләделәр.
Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутат итеп сайланды һәм министрлык вазифасыннан китте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җаббаров билгеләнде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән район Советының 50 нче сессиясендә катнашты. Көн тәртибенә Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның вакытыннан алда вәкаләтләре тукталу мәсьләсе куелган иде.
Бүген Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.