ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Теләче район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Евгений Шварц пьесасы буенча куелган яңа “Дракон” спектакле Качалов театрында барган иң “үткен” спектакльләрдән санала. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган  2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский сөйләде.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театрда куелган татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында бер ай дәвамында күрсәтеләчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ЮНЕСКО белән берлектә эшләнгән театрның техник һөнәрләре турында тапшырулар циклы тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Татарстан театрлары бер ел эчендә 200 млн сум акча эшләгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Сезон башланыр алдыннан август-сентябрь айларында күчмә чыгышлар була, аларга 10 мең тамашачы килә.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  “Мәскәү җылылык техникасы институты” корпорациясе” АҖ генераль конструкторы, Россия Хезмәт Герое Юрий Соломонов белән очрашты.

Бүген Казанда Федераль казначылык территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе башланды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанның “Корстон” комплексында  Урманчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа техника ачкычлары тапшырды.

Бу чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданчыкта (Казан) узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International