Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 1 майдан башлап, сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм республиканың башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Йолдызлык” яшьләр фетивалендә катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Бу чара гадәттәгечә “Пирамида” күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.
Бәйрәм тантанасы Җиңү паркында узды (Казан).
Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчелеге, личный состав һәм ветераннар катнашты.
Бүген Россия янгын сүндерү хезмәтенә 370 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары кысаларында реконструкцияләнгән 48 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге биналары комплексының рәсми ачылышы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казанда WorldSkills-2019 чемпионатын югары дәрәҗәдә уздыру өчен барлык кирәкле инфраструктура бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләрен рәсми кабул итү кысаларында хәбәр итте.
Иртәгә, 25 апрель көнне, Рәсми Татарстан сайтында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммитының пленар утырышы онлайн-трансляцияләнәчәк.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү программасында катнашучылар белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 80 хәйрияче җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап иде. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.