ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың ИТ-тармагы үсешенең төп юнәлешләренең берсе - предприятиеләрне цифрлы үзгәртү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру. Шуның аркасында бүгенге көндә Татарстан цифрлы икътисадка күчү мәсьәләсе буенча иң уңышлы төбәкләр исемлегенә керә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XIII Бөтенроссия IT & Security Forum (ITSF) форумы ачылышында  белдерде. Форум Казанда “Корстон” комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды.

Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының финалы узды. “Комплекс сынауны лаеклы узды”,- дип белдерде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.


26
май, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.


25
май, 2019 ел
шимбә

 Татарстан Республикасында төп сабан культураларын чәчү тәмамланды диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республикада барлыгы 1,75 млн. гектра чәчелгән (99%), шул исәптән сабан бөртеклеләр 1,0 млн. гектар (99 %). Тагын кукуруза - 21,2 мең гектар, кара бодай - 5,5 мең гектар, бер еллык үләннәр - 5,0 мең гектар, бәрәңге - 1,4 мең гектар, яшелчә - 300 гектар. 

Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 


24
май, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ирләр командасы арасында регби буенча Россия Кубогына 1/8 финалында булды.

Казанның регби буенча “Стрела” клубы Краснодарның “Кубань” командасына 8:33 исәбе белән оттырды.

«Рәсми Татарстан» сайтында «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты ябу тантанасын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарада Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.  


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда булды. Ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнары хезмәттәшлеге советының өченче утырышында (“Идел-Янцзы” форматы) катнашты.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Кытай  Халык Республикасы  Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде Татарстан Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында  Казан вертолет заводында булды. Кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International