Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда булды.
Чаллыга килүенең төп максаты – Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнденең Татарстан Республикасында булуы программасы буенча эшләү.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанда балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау өчен өч елга 7 млрд сум акча биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.
Форум Казанның ИТ-паркы – югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге вазгыятьне күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Рәсми Татарстан сайтында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финаль этабының ачылу тантанасы трансляциясе оештырыла. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
“Бәллүр каләм” - “Хрустальное перо” XXII бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бүген “Пирамида” комплексында узды.
Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы барлык журналистларны һөнәри бәйрәмнәре - Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
ТР Министрлар Кабинетында Виталий Копылов исемен мәңгеләштерү буенча Владимир Путинның йөкләмәсе турында фикер алыштылар. Утырыш бүген Казанда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.
Казанда Җиңү паркының мемориаль зонасын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан киңәйтәчәкләр.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ветераннар катнашында паркның яңа концепциясе һәм Сугышчы-җиңүчегә һәйкәлне урнаштыру урыны турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин газ җиһазларын кулланганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.